Һөнәри бәйрәм - Медицина хезмәткәре көне белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!
Сезнең һөнәр вәкилләре үзләрен игелекле эшкә - кеше сәламәтлеген саклауга багышлаганнары өчен һәрвакыт аерым хөрмәт һәм ихтирам казандылар. Сезнең миссия катлаулы һәм җаваплы, ә хезмәтегез бик күп көч, тәҗрибә, белем, ихтыяр көче, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, еш кына үз-үзеңне корбан итүне таләп итә. Табиб гомер буе өйрәнә, һәм аның һәр эш көне – гражданнарыбызның сәламәтлеген саклау, кешеләрне тулы канлы тормышка кайтару белән бәйле гади булмаган бурыч.
Һөнәрегезгә тугры калуыгыз, намуслы һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Тагын, йокысыз төннәрегез һәм саклап калынган гомерләр өчен, сезнең оста кулларыгыз һәм игелекле йөрәкләрегез өчен ихлас күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Сезне һәрвакыт рәхмәтле пациентлар гына чолгап алсын! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, игелек телим!
Ютазы муниципаль районы башлыгы А. Ә. Шәфигуллин