Район тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча атналык киңәшмә

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Бүген район Башкарма комитетының утырышлар залында район тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча чираттагы атналык киңәшмә узды.

Ютазы районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлеген үсмерләрне җәйге чорда эшкә урнаштыру буенча планлаштыру турында мәгълүмат белән «Ютазы районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» директоры Наил Назыйф улы Миңневәлиев чыгыш ясады.

Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эшләр торышы турында хәбәр иттеләр. Халыкны вакцинацияләү, "Безнең ишегалды" программасы кысаларында ишегалларын төзекләндерү, юл эшләрен үткәрү, җәйге ялны оештыру һәм башка сораулар каралды.

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International