22 июнь – Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы елларында үз гомерләрен биргәннәр хөрмәтенә искә алу һәм кайгы көне. Бу көн безгә фронтта, тылда ачлыктан-күтәреп булмаслык авырлыклардан һәлак булган барлык кешеләр турында искә төшерә. 22 июнь - ачыну, хәсрәт, өмет, каһарманлык белән сугарылган көн. Нәкъ менә бу көнне меңләгән гомерне алып киткән, якыннарын югалткан, йөрәкләребездә һәм күңелләребездә мәңгелек эз калдырган Бөек Ватан сугышы башлана.
Бу көнне Кәрәкәшле туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен "Без хәтерлибез, без горурланабыз!" дип аталган батырлык дәресе уздырды. Балалар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, совет солдатларының каһарманлыгы белән таныштылар. Соңыннан, әби-бабалары кичергән шушы куркыныч көннәрне онытмауларын һәм батырлыклары турында хәтерләүләрен "Хәтер шәме" акциясенә кушылып расладылар. Һәлак булган ил каһарманнарын бер минут тынлык белән искә алдылар.