Бүген, 22 июнь көнне, без Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбызны һәм ватандашларыбызны искә алу өчен «Җирнең ачы хәтере» дип аталган хәтер һәм кайгы митингына җыелдык.
Илебезнең тыныч тормышы өзелгән, Бөек Ватан сугышы башланган көннән башлап 80 ел узды, ләкин бу кайгылы дата безнең йөрәкләрдә тирән эз калдырган. Югалту ачысы озак дәвам итә торган хәл. Шуңа күрә, күпме генә еллар узса да, без Ватаныбызны фашист илбасарларыннан коткаручылар алдында яңадан баш июне үзебезнең бурычыбыз дип саныйбыз.
Безнең районнан 5427 кеше фронтка киткән, шуларның 2607се яңадан әйләнеп кайтмаган. Без фашист илбасарларыннан илне азат итү хакына иң кадерлесен - үз гомерләрен биргән ата-бабаларыбызның батырлыкларын ихлас хөрмәтлибез.
Ватанны фашист илбасарларыннан азат итү хакына һәлак булган, сугыштан әйләнеп кайтмаган геройларга мәңгелек дан. Госпитальләрдә яралардан һәлак булган сугышчыларга, фашист концлагерьларында ачлыктан һәм җәзалаулардан вафат булганнарга... Дошман бомбаларыннан һәм снарядларыннан һәлак булганнарга... Бөек Җиңүгә кадәр яши алмаганнарга, әмма аңа ышанган һәркемгә мәңгелек дан.