2021 елның 22 июнендә ике республика чигендә «Тоннель» рейды үткәрелде

2021 елның 22 июне, сишәмбе

2021 елның 22 июнендә 06-00 сәгатьтән 08-00 сәгатькә кадәр Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының 3километрында Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде. Рейдның максаты -юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгына йогынты ясый торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау; федераль/республика эзләнүендә булган затларны ачыклау. Әлеге участок, Татарстан Республикасын һәм Башкортостанны тоташтырганга күрә, транспорт чараларының интенсив хәрәкәте белән характерлана.

Ютазы районы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 85 автомашина тикшерелде, 9 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды, алар: транспорт чарасы белән машина йөртү документлары булмаган килеш идарә итү, пычрак (укып булмый торган) дәүләт теркәү номеры булган транспорт чарасы белән идарә итү, автомобиль конструкциясенә законсыз үзгәрешләр кертеп һәм алгы ян як тәрәзәләренә салынган, күренүчәнлекне начарайткан (тонировкаланган) транспорт чарасы белән идарә итү.

2021 елның 5 аенда Ютазы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «тонировкаланган» транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 248 машина йөртүче җаваплылыкка тартылган. Хокукка каршы гамәлләрне туктату турында закон таләпләрен үтәмәгән өчен 7 эш судка тапшырылган.

Әгәр сез йөртүченең исерек хәлдә, яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт чарасы белән идарә итүенең шаһиты булсагыз, әлеге мәгълүматны 2-66-02, яки 02 телефоны буенча Ютазы эчке эшләр бүлегенең дежур бүлегенә хәбәр итә аласыз.

Белешмә: яктылык үткәргече техник регламент таләпләренә туры килмәгән пыяла урнаштырылган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен РФ КоАПның 12.5 статьясындагы 3.1 өлеше буенча административ җаваплылык каралган, бу 500 сум күләмендә штраф салуга китерә. Билгеләнгән үтәлү срогы белән хокукка каршы гамәлләрне туктату турында законлы Таләп бирелә. Тонировкаланган ян як, яки алгы пыялалы автомобиль белән кабат идарә итү факты ачыкланганда, йөртүчегә карата РФ КоАПның 19.3 статьясындагы 1 өлеше буенча административ материал төзелә, ул судка тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International