Кулланучылар кооперативлары салым органнарына пай кертемнәрен тулысынча кертүләре турында хәбәр итәргә тиеш

2021 елның 22 июне, сишәмбе

2021 елның 1 июлендә Россия Федерациясе Салым кодексының 85 статьясындагы 9.5 пункты үз көченә керә, ул кулланучылар кооперативларына күчемсез милек өчен үз әгъзалары һәм пай туплау хокукына ия башка затлар тарафыннан пай кертемнәрен тулысынча кертү турында салым органына хәбәр итүне йөкли. Мәгълүмат, тиешле пай кертеме тулысынча кертелгәннән соң 10 көн эчендә үзеңнең урнашу урыны буенча салым органына җиткерелергә тиеш.

Хәбәр итү формасы Россия Федераль салым хезмәтенең 28.01.20021 ел, № ЕД-7-21/107 боерыгы белән расланган (Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан 01.03.20021, № 62635).

Россия Федерациясе Гражданлык кодексына ярашлы, торак, торак-төзелеш, дача, гараж яки башка кулланучылар кооперативы әгъзасы, пай туплау хокукына ия булган башка затлар, кооператив тарафыннан бирелгән фатир, дача, гараж, башка бина өчен тулысынча әлеге милеккә милек хокукын ала. Өстәвенә, әлеге объектка хокук дәүләт теркәвенә алынганнан соң түгел, ә пай взносын тулы күләмдә керткәннән соң барлыкка килә. Шуңа күрә мәгълүматларның формасы составында күчемсез милек объектының, аңа карата пай взнослары тулысынча кертелгән милекчесе (оешмасы, физик зат) турында мәгълүмат тутыру каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International