«Бүген сугыш башланган»

2021 елның 22 июне, сишәмбе

1941 елның 22 июне - Ватаныбыз тарихында иң кайгылы даталарның берсе, бу көнне Бөек Ватан сугышы башланган. Бу көнне Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләнеп үтелә.

Үзәк китапханәдә «Бүген сугыш башланган» дип исемләнгән хәтер сәгате уздырылды, анда «Яңарыш» клубы әгъзалары катнашты.

Чара башында хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә халкыбызның нинди югалтулар бәрабәренә үз илен саклап калуын искә төшерде. Бу сугышның Брест кирмәнен саклаучыларның кыюлыгын да, Ленинград камалышында калучыларның 900 көнен дә, Курск дугасы геройларының батырлыгын да, Берлинны штурмлауны да аңлатуын тәфсилләп сөйләде. Николай Скоблоның «Брестская крепость» һәм Роберт Рождественскийның «Реквием» шигырьләре укылды, шулай ук «На безымянной высоте», «Катюша», «Десятый наш десантный батальон», «Журавли» җырлары яңгырады. Катнашучылар Бөек Ватан сугышы тарихыннан киләчәк буыннарның да хәтерендә мәңгегә калачак кайбер вакыйгаларны искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International