Урыссу поселогында җәйге чорда ишегалды лагерьлары оештырылды

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Урыссу поселогында җәйге чорда ишегалды лагерьлары оештырылды, анда укучылар, башка малайлар һәм кызлар белән бергә аралашып, актив, үсеш алуга ярдәм иткән уеннар уйныйлар һәм әйдаманнар күзәтүе астында булалар. Мондый практика безнең районда беренче тапкыр үткәрелә.

Поселокта барлыгы 7 ишегалды лагере гамәлдә.

Һәр эш көнендә иртәнге 9 сәгатьтән көндезге 13 сәгатькә кадәр мәйданчыкларда балалар вакытларын файдалы уздыралар.

Сезнең балаларны да катнашырга чакырабыз! ☀

Сорауларыгыз булса, 2-81-97 телефон номеры буенча шалтырата аласыз.

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International