Бүген район башлыгы Аяз Шафигуллин гражданнарны шәхси кабул итте

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Бу атнада район кешеләре район башлыгына сарай рәсмиләштерү, максатчан укытуга җибәрү буенча сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Шулай ук шәхси сораулар да булды. Һәр сорау буенча аңлатмалар бирелде.

Гражданнарны чираттагы кабул итүгә 2-61-28 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Шулай ук без гражданнарның язма мөрәҗәгатьләре белән дә эшлибез.

Ютазы МР башлыгы исеменә һәм Башкарма комитеты җитәкчесе исеменә гаризаны Пушкин ур., 38 йорт (107 бүлмә) адресы буенча язарга мөмкин.

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International