Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Комиссия рәисе Сергей Рузанов бүлмәсендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы узды.
13 административ материал каралды, шуларның 9ы - РФ КоАПның 5.35 ст.1 өлеше буенча – ягъни, ата-аналар яки балигъ булмаганнарның башка законлы вәкилләре тарафыннан балигъ булмаганнарны карап тоту һәм тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәү, шулай ук РФ КоАПның 3.11 ст.1 өлеше - «Балаларның сәламәтлегенә һәм аларның үсешенә зыян китерүне кисәтү чараларын тәэмин итү таләпләрен үтәмәү» буенча 4 беркетмә (балигъ булмаганнарның төнге вакытта законлы вәкилләре күзәтүеннән башка җәмәгать урыннарында булулары) каралды.
Хөрмәтле ата-аналар!
Балаларның төнге вакытта олылар күзәтүеннән башка йөрүләрен тыегыз.
«Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында» Татарстан Республикасы Законын (2010 елның 14 октябрендәге 71-ТРЗ номерлы) үтәгез, ул балигъ булмаганнарның төнге сәгатьләрдә (1 сентябрьдән 31 майга кадәр - 22 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр һәм 1 июньнән 31 августка кадәр – 23 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр) ата-аналар күзәтүеннән башка җәмәгать урыннарында йөрүләрен тыя.
Әлеге закон таләпләрен үтәмәгән өчен ата-аналар административ җаваплылыкка тартыла (биш йөз сумнан бер мең сумга кадәр штраф салу каралган; кабатлаган өчен (3.11 ст. 2 өлеше) - ике мең сум күләмендә штраф түләтү күздә тотыла).
https://vk.com/urussu_official