Урманнарда югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы турында шторм кисәтүе
2021 елның 18 июненнән 25 июненә кадәр Татарстан Республикасында урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 класс), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) көтелә.
Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе
Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклек температура нормадан 9 градуска югары һәм аннан да югарырак булган аномаль эссе һава торышы урнашты. Аномаль эссе һава торышы 27 июньгә кадәр сакланачак. 23 июньнән 27 июньгә кадәр максималь һава температурасының +31.. +36° градуска кадәр җитүе көтелә.
Начар метеорологик күренешләр:
2021 елның 24 июнендә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитеп, күк күкрәп яшен яшьнәп яңгыр явуы, урыны белән секундына 23 метрга кадәр көчле җил булуы һәм боз явуы көтелә.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым - төшемсез. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, күк күкрәп яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчә, секундына 4-9 метр, көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы көчәйгәндә 13 метрга кадәр, күк күкрәп яшенле яңгыр яуганда, секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә, секундына 23 метрга кадәр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы +17..+21˚. Һаваның максималь температурасы көндез +30..+34˚.