Җәйге чорда балалар мәктәп яны лагерьларында, хезмәт һәм ял лагерьларында вакытларын файдалы уздыралар

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Мәктәп яны лагерьларында башлангыч сыйныф укучылары хәрәкәтчән уеннарда да, төрле интеллектуаль уеннарда да актив катнашалар. Тәрбиячеләр һәм чакырылган кунаклар белән әңгәмәләр, лекцияләр һәм төрле акцияләр үткәрелә. Әйтик, балалар янына лекцияләр уздыру өчен ЮХИДИ һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте вәкилләре йөри. Мондый очрашулар балаларга юлда куркынычсыз тәртипнең төп кагыйдәләрен искә төшерергә һәм янгын куркынычсызлыгын профилактикалау нигезләрен истә калдырырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, мәктәп яны лагерьлары тәрбиячеләре белән экскурсияләр һәм табигатькә походлар оештырыла.

Хезмәт һәм ял лагерьларында укучылар, актив ялдан тыш, мәктәп территорияләрен төзекләндерү белән дә шөгыльләнәләр, хезмәткә өйрәнәләр, яшелчә-җимеш, агач үсентеләре утырту һәм су сибү белән дә шөгыльләнәләр.

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International