Ютазы районында "Безнең ишегалды" Президент программасы буенча ишегалларын төзекләндерү дәвам итә.

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Ютазы районында "Безнең ишегалды" Президент программасы буенча ишегалларын төзекләндерү дәвам итә. 2021 елга план - 43 ишегалды.

Хәзерге вакытта безнең районның 14 күпфатирлы йортында төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Аларда юлларны, парковкаларны, тротуарларны һәм керү төркемнәрен асфальтлау буенча эшләр тәмамланган. Яктыртылыш урнаштыру буенча эшләр бара. Алда кече архитектура формалары: эскәмияләр, чүп савытлары, керләр киптерү өчен баулар, келәмнәр чистарту урыннары, уен мәйданчыкларындагы балалар элементларын урнаштыру тора.

Бүгенге көндә "Безнең ишегалды" программасы буенча безнең районның 22 ишегалдында эшләр алып барыла.

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International