28 июньнән административ комиссия Урыссу поселогында яшәүчеләрнең йорт яны территорияләрен чисталыкта һәм тәртиптә тотуга тикшерә башлаячак

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Урыссу поселогында яшәүчеләр!

Сезне шәхси торак йортлар һәм гаражлар янындагы территорияләрдә чүп үләннәрен чабуны һәм аларны җыеп алуны, шулай ук коймаларның һәм ихаталарның төзек булуын тәэмин итүегезне сорыйбыз.

"ТР Ютазы муниципаль районы шәһәр тибындагы Урыссу поселогы территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен" үтәмәү административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.6 статьясы буенча административ җаваплылыкка китерергә мөмкин, бу исә 3500 сумга кадәр штраф салуны күздә тота.

ТР Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының административ комиссиясе

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International