Кыр-басулар яңгыр сорый

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Кичә, 23 июнь көнне, Ютазы районы башлыгы җитәкчелегендә чәчү мәйданнарын карап чыктылар.

Бу чара катнашучыларга киләчәктә үз кырларында куллану өчен башка хуҗалыкларның бөртекле һәм техник культуралар игүдәге уңай тәҗрибәсен практикада күрергә мөмкинлек бирде.

Кырларны карап чыгуда авыл хуҗалыгы идарәсе, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашты. Күпсанлы делегация белән бергә авыл хуҗалыгы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эш нәтиҗәләрен бәяләде.

Чараның программасы бик бай иде, маршрут районның бөтен территориясе буйлап узды, бер көн эчендә катнашучыларга сигез хуҗалыкта булырга, төрле культураларның кырларын үз күзләре белән күрергә мөмкин булды.

Әлбәттә, нинди дә булса фаразлар ясарга иртә әле, чебешләрне көзен саныйлар диләр, бит. Әмма белгечләр инде бүген үк туфракны чәчү алдыннан эшкәртү, орлык материалының сыйфаты һәм аларны агулау, ашламалар һәм химик яклау чаралары куллануның чәчүлекләрнең торышына ничек йогынты ясавын бәяли алдылар. Аграрийлар хезмәттәшләре белән төрле культуралар һәм уңдырышлылык тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаштылар, аларны карау алымнары турында сөйләделәр, практик киңәшләр бирделәр. Объездда катнашучылар район хуҗалыкларында иген игү культурасы сизелерлек яхшырды, дип билгеләп үттеләр. Бу чәчүлекләрнең торышы һәм үсеше, кырларның чисталыгы буенча күренә. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин район аграрийларына сыйфатлы орлыклар һәм гербицидлар белән эшләргә киңәш итте, көнбагышның киләчәге бар, дип ассызыклады.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International