Бүген район мәдәният йортында район ветераннар советының VII хисап-сайлау конференциясе узды

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Анда район ветераннар Советының 2016 елдан 2021 елга кадәр эшчәнлеге нәтиҗәләре турында район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова чыгыш ясады.

Аерым алганда, ул билгеләп үткәнчә, 2021 елның 1 июненә районда 20 120 кеше яши, шуларның 6585 е – пенсионерлар. Конференция эшендә башлангыч ветераннар оешмалары, район җитәкчелеге, хезмәтләр һәм учреждениеләр вәкилләреннән тыш, район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм төбәк ветераннар иҗтимагый оешмасы советы рәисе Хәбир Иштирәков та катнашты.

Алар район ветераннар советы эшенә югары бәя бирделәр.

- Үз вакытында мин әлеге иҗтимагый оешмада эшләргә ризалык бирмәсәм, күп нәрсә югалткан булыр идем, - дип билгеләп үтте Иштирәков. – Чөнки мине тормыш үзе хәзерге вакытта инде бакыйлыкка күчкән Чаллы, Әлмәт ветераннар советы рәисләре, шулай ук хәзер дә актив эшчәнлек алып баручы Зоя Глушкова кебек кызыклы, тынгысыз кешеләр белән очраштырды. Аның эше һәрвакыт җитез бара һәм Ютазы районын мин һәрвакыт башка ветераннар оешмаларына үрнәк итеп куям.

Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков үз чыгышларында ветераннар советында катнашучыларга районның иҗтимагый тормышында актив эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерделәр.

VII хисап-сайлау конференциясе ахырында бүләкләү тантанасы булды. Зоя Васильевна Глушкова "Ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен" Бөтенроссия ветераннар оешмасы Советының истәлекле медале, «Ютазы муниципаль районына 30 ел» медале һәм Ютазы муниципаль районы Советының мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Ветераннар советында күп еллар дәвамында актив эше, Ютазы районы халкын рухи-патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертүе өчен җирлекләрнең ветераннар оешмалары белән элемтәләр комиссиясе рәисе Шәрәфиева Нәкыя Мансур кызы, ветераннар Советы активисты Новикова Валентина Михайловна, «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Урыссу интернат - мәктәбе» хезмәт коллективы ветераннар оешмасы рәисе

Федорова Алла Афанасьевна Ютазы муниципаль районы Советының мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Ютазы районында пенсионерлар берлеге рәисе, Гетман Ирма Ивановна, ветераннар (пенсионерлар) арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эшендә актив тормыш позициясе, өлкән буынга карата кайгыртучанлык һәм игътибар өчен, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаренең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Ветеран укытучы Зоя Глушкова бу иҗтимагый эшкә 20 ел гомерен багышлады, һәм ул үзе дә сәламәтлек торышы аркасында үз кандидатурасын кире какты. Аннары район ветераннар советының яңа рәисе итеп Урыссу ГРЭСының элеккеге җитәкчесе Владимир Петров сайланды.

Роза Әхмәдиева

http://yutazy.ru/ https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International