26 июнь - Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне. Бөтен дөнья кешеләре наркоманиянең үлемгә илтүен тагын бер кат искәртү өчен наркомания кебек күренешкә каршы көрәштә үз көчләрен берләштерә.
«Наркотикларсыз тормыш» Республика наркотикларга каршы айлыгы кысаларында, Халыкара наркотик чаралар һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан, Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан наркотиклар таратуга һәм куллануга каршы урам акциясе үткәрелде. Моның өчен «Наркотикларга “Юк!” дип әйтә бел!” дигән буклетлар әзерләнгән. Буклетлар поселок урамнарында яшүсмерләргә таратылды. Шулай ук китапханә бинасында акция кысаларында «Наркотикларсыз тормыш» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда яшьләр аудиториясе өчен әлеге тематикага караган китаплар һәм вакытлы басмалар тәкъдим ителде. Ай дәвамында күргәзмә янында тәкъдим ителгән басмаларга әңгәмәләр һәм күзәтүләр узды.