Проектның максаты - балаларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү урыннарына озатып йөрүче ата-аналарны һәм башка затларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү.
«Россия спорт корылмалары ассоциациясе» Бөтенроссия физкультура-спорт иҗтимагый оешмасы проектын гамәлгә ашыру максатында төрле ведомстволарга караган, шулай ук муниципаль берәмлекләр физкультура-спорт оешмалары арасында конкурс игълан итә.
Конкурста җиңүчеләр халык белән физкультура-спорт занятиеләрен оештыру өчен спорт инвентаре комплектларын бушлай алачак.
Конкурс турында нигезләмә һәм конкурста катнашуга заявка https://www.fizkult-rass.ru/сайтында урнаштырылган