Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары белән берлектә 2021 елның 26 июненнән 3 июленә кадәр Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган «Хыял стимулы – ул син үзең» Бөтенроссия интернет-акциясе (алга таба — Акция) уздыра. Акция кысаларында Наркотикларга каршы юнәлешле иҗади видеороликлар конкурсы (алга таба — Конкурс) узачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча өч җиңүче 2021 елның 6-14 августында Таврид Арт-кластерының «Тәмле джаз» заездында «Арт-мәктәп фото - һәм видеоконтент» юнәлеше буенча катнаша алачак.
Акция онлайн-флешмоб форматында үткәрелә, аның кысаларында катнашучылар тормыш стимулының нәрсә бирүе һәм ни өчен алар наркотикларга каршы икщнлеге турында үзләренең социаль челтәрләрендә #Стимулмоеймечты, #Противнаркотиков хештеглары белән сторислар, постлар һәм кыска видеороликлар урнаштыра. Акциянең максаты - киң катлау яшьләрнең игътибарын наркотик һәм башка психоактив матдәләр куллану проблемасына җәлеп итү, аларның кешенең психологик һәм физик сәламәтлегенә тискәре йогынты ясавы турында сөйләү һәм наркотикларны куллануның сәламәт яшәү рәвеше, гаилә кыйммәтләре, үсеш, карьера һәм башка тормыш уңышларына ирешү кебек позитив альтернативаларына игътибар юнәлтү. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Акцияне үткәрү вакыты: 2021 елның 26 июненнән 3 июленә кадәр . Акция башлану турында мәгълүмат социаль челтәрләрдә, рәсми интернет-ресурсларда һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларында 26 июньдә (Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көне) урнаштырыла. Акцияне оештыручылар - наркотикларга каршы дәүләт комитеты, Россия Эчке эшләр министрлыгы, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары ярдәмендә яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык.
Конкурста катнашучыларга наркотиклар куллануның уңай альтернативасы турында видеоролик төшерергә, аны социаль челтәрләрдә урнаштырырга һәм конкурста катнашу өчен «Россия яшьләре» АИС (myrosmol.ru) системасы аша гариза бирергә тәкъдим ителә («Хыял стимулы — ул син үзең” Бөтенроссия акциясе»ндә катнашучы анкетасында урнаштырылган видеороликка сылтама белән гарызнамә бирергә кирәк. Социаль челтәрдәге аккаунт ябык булган очракта, Яндек.дискка сылтама беркетү зарур. Эшләрне бәяләү конкурс комиссиясе тарафыннан башкарылачак, анда Россия Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Россия ЭЭМ, шулай ук иҗтимагый оешмалар вәкилләре керәчәк. Конкурс нәтиҗәләре буенча өч җиңүче 2021 елның 6-13 августында «Таврида» Арт-кластеры базасында,
«Арт-мәктәп фото - һәм видеоконтент» юнәлеше буенча конкурссыз нигездә узачак «Тәмле джаз» заездында катнашу мөмкинлегенә ия булачак.