Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе
28 июньнән 1 июльгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклеклек температура нормадан 9 градуска артык булган һәм аннан да күбрәк булган аномаль-эссе һава торышы сакланачак, максималь һава температурасы +30..+36° ка җитә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка киңәш итә:
1. Өйдә салкынча һава температурасын тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм әгәр булса, тәрәзә капкачларын ябыгыз, бигрәк тә әгәр тәрәзәләр кояш ягына караса. Төнлә, урамда һава температурасы бинадагыга караганда түбәнрәк булганда, тәрәзәләрне ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентилятор бераз җиңеллек китерергә мөмкин, әмма, температура 35 градустан артык булган очракта, эссе сугудан вентилятор гына коткара алмый. Бик күп сыеклык эчәргә кирәк.
2. Эссе җирдә булмаска тырышыгыз. Өегездә иң салкынча бүлмәгә керегез, бигрәк тә төнгелеккә. Әгәр бу мөмкин түгел икән, өйдә салкын температура сакларга тырышыгыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Интенсив физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә булырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз.
3. Тән температурасы күтәрелүгә юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душка керегез. Сез шулай ук салкын компресслар куя яки суга чыланган чүпрәккә төренә аласыз, салкын су белән юешләнгән сөлгеләр кулланыгыз, гәүдәне салкын суга юешләнгән чүпрәк белән сөртегез, аякларга салкын су ванналары ясагыз. Урамга чыкканда, натураль тукымадан иркен кием, киң кырлы эшләпә һәм кояштан саклагыч күзлек киегез. Су эчү режимын саклагыз, баллы һәм алкогольле эчемлекләрне кулланмагыз.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96