Урманнарның югары һәм гадәттән тыш куркынычы турында шторм кисәтүе
2021 елның 26 июненнән 1 июленә кадәр Татарстан Республикасында урыны белән югары янгын куркынычы (4 класс) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) сакланачак.
Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе
28 июньнән 1 июльгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклеклек температура нормадан 9 градуска һәм аннан да артыграк булган, һаваның максмаль температурасы +30..+36° ка кадәр җиткән аномаль-эссе һава торышы саклана.
Начар метеорологик күренешләр:
2021 елның 28 июнендә төнлә, көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә (Казан шәһәрендә – көндез һәм кич) урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән - секундына 23 метрга кадәр җитеп, яшенле яңгырлар һәм боз яварга мөмкин.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама алды буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, күк күкрәп яшен яшьнәве, урыны белән боз явуы көтелә.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәюе, урыны белән секундына 23 метрга кадәр җитүе көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы +19..+21˚. Һаваның максималь температурасы көндез + 31..+35˚.