Бүген район Башкарма комитетының утырышлар залында район тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча чираттагы атналык киңәшмә узды.

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Шәһәр тибындагы Урыссу поселогында территорияләрне төзекләндерү турындагы мәгълүмат белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Лукин чыгыш ясады.

Авыл җирлекләрендә территорияләрне төзекләндерү турында җирлекләр белән эшләү бүлеге начальнигы Зөлфия Әгълиева мәгълүмат бирде.

Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эшләр торышы турында хәбәр иттеләр. Халыкны вакцинацияләү, хезмәт базарындагы вәзгыять, "Безнең ишегалды" программасы кысаларында ишегалларын төзекләндерү эшләренең барышы, юл эшләренең барышы һәм бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International