Урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы турында шторм кисәтүе
2021 елның 26 июненнән 1 июленә кадәр Татарстан Республикасында урыны белән югары янгын куркынычы (4 класс) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) сакланачак.
Метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтүе
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 29 июнь кичендә, 30 июнендә төнлә һәм көндез (29 июньдә 18 сәгатьтән 30 июньнең 23 сәгатенә кадәр) урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз явуы, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән 24 метрга кадәр җитүе көтелә.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, аерым районнарда көчле яңгыр, күк күкрәп яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчә, секундына 7-12 метр тизлектә, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән 24 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы +20..+23˚. Һаваның максималь температурасы көндез +30..+34˚.