Урыссу поселогында тагын бер сәүдә ноктасын ачу тантанасында район башлыгы Аяз Шәфигуллин катнашты.
Яңа сәүдә объектына керү алдыннан ал тасманы кискәннән соң, ул аның җитәкчеләренә район халкы файдасына сәламәт көндәшлеккә сәләтле мохиттә эшчәнлек алып баруын теләде. Ә конкурентлыкка килгәндә исә, район эшмәкәрләре әлегә көндәшлеккә сәләтле булып калырга мәҗбүрләр инде. Соңгы елларда кибетләр дә, азык-төлек, сәнәгать товарлары да күпкә артты. Әле кайчан гына урыссулылар көндәлек тауарлар сатып алу өчен күрше Октябрьскийга барып, шәһәрнең салым базасын тулыландыралар иде. Бүгенге көндә район җитәкчелеге эшчәнлеге биналар, җир мәйданнары буш торырга тиеш түгел дигән принцип белән төзелә. Алар муниципалитет бюджетының керем өлешенә, гомумән, район халкының имин тормышына ярдәм итәргә тиеш.