Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Гаилә паркында ял итүче балалар өчен бик күп күңелле чаралар әзерли. Күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф һәм балаларның яңгыравыклы көлүләре - безнең чараларда катнашкан малайлар һәм кызлар менә нинди “байлык” туплый.
30 июнь көнне Гаилә паркында «Бәхетле балачак» дип исемләнгән уен программасы булып узды. Балалар рәхәтләнеп су боулингында уйнадылар, җәйге портрет ясадылар, «Знаток» уенында сүзләр җыйдылар, бер-берсе белән җитезлектә ярыштылар, төрле хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.
Кадерле балалар, без сезне Гаилә паркында һәр чәршәмбе көнне 10.00 сәгатьтә көтәбез.