Начар метеорологик күренешләр
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 2 июлендә төнлә һәм көндез, урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитеп, күк күкрәп яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы көтелә.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Кыска вакытлы яңгыр, төнлә - урыны белән. Аерым районнарда күк күкрәп, яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр, яшенле яңгыр вакытында 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һаваның максималь температурасы +15..+20˚. Көндез максималь һава температурасы +26..+29˚.