Сезне чын күңелдән хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне белән котлыйбыз!
Бу көн - үз иленнән читтә хәрби хезмәт бурычын үтәгән россиялеләргә тирән хөрмәт билгесе, үз тормышларын куркыныч астына куеп, тугандаш халыкларга үз дәүләтләренең иреген һәм бәйсезлеген сакларга ярдәм иткән кешеләр алдында баш ию символы.
Хөрмәтле сугыш хәрәкәтләре ветераннары, сезне чын күңелдән Илдән читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне белән котлыйм! Без һәр исемне хәтерлибез һәм югалтулар ачысын уртаклашабыз, кайнар нокталарда һәм кораллы низаглар зоналарында хәрби бурычларын намус белән үтәгән ватандашларыбызның сугышчан батырлыгы алдында баш иябез. Солдатларга, сержантларга, офицерларга, кыюлык, батырлык һәм чын патриотизм күрсәтүчеләргә тирән хөрмәтебезне белдерәбез. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм иминлек телим! Сугыш кырларында һәлак булганнарга мәңгелек дан!
Ютазы муниципаль районы башлыгы А. Ә. Шәфигуллин