Җиңүчеләргә дан!

2013 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлары, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш толлары!

Сезнең барыгызны да Җиңү көне – бөеклеге еллар дәвамында кимеми торган, безгә һәр яз саен – якты кояш һәм зәңгәр күк йөзе белән килүче бәйрәм белән тәбрик итәм. Анда үзенчәлекле рәвештә олы хәсрәт һәм бетмәс шатлык, бүгенге көн һәм дәһшәтле сугыш еллары турында хатирә үрелә. 1945 елның бәхетле языннан соң ничә генә ел узмасын, 9 май иң әһәмиятле тарихи даталарның берсе, тарихыбыз башлану көне булып кала.

Бу куанычлы күз яшьләре белән каршылана торган бәйрәмдә тантанадан, парадлардан читтә калырга, Мәңгелек ут янында бер минутка тын калып, һәлак булучыларны искә алмаска мөмкин түгел. Мондый бәйрәмнәр кешеләрне берләштерә, буыннар бәйләнешен ныгыта, ягъни Россиянең тыныч киләчәге хакына эшли. Җиңү бәйрәмендә һәйкәлләр янына килгәндә, без әтиләребез һәм бабаларыбызның Бөек Ватан сугышында җиңүен генә түгел, хәрби хәрабәләрдән соң тормыш тергезүләрен дә онытырга тиеш түгелбез. Лаеклы һәм рәхмәтле буын булсак иде!

Яшьләргә тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итәсем килә: ата-бабаларның традицияләрен саклагыз, алар илне яраткан кебек Ватанны сөегез, безгә Җиңү бүләк иткән фронтовикларны хөрмәтләгез. Алар горурланган кебек ил белән горурланырга өйрәнегез!

Хәзерге вакытта исән фронтовикларга, сугыш толларына, тыл хезмәтчәннәренә түбәнчелек белән баш иябез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның мәхәббәтен, лаеклы һәм тыныч картлык телим. Аллаһы Тәгалә озын һәм бәхетле гомер насыйп итсен. Ә безнең бурыч – сезнең балаларыгыз һәм оныкларыгыз киләчәге өчен тыныч булуыгыз хакына тормышыгызны лаеклы итү. Мөхтәрәм ветераннарыбыз, безнең мәћгелек рәхмәтебез һәм мәхәббәтебез, соклануларыбыз – сезгә. Янәшәбездә булуыгыз өчен рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International