Салымнарны вакытында түләмәгән гражданнар бурычлы статусын ала. Салым түләү бурычы яшькә бәйле түгел. Балалар өчен салымнарны законлы вәкилләре түләргә тиеш.
Салым түләүче җир, транспорт салымнарын һәм милеккә салымны, мондый мөлкәткә ия булса гына түләргә тиеш. Милек турындагы мәгълүматлар салым органнарына дәүләт кадастр исәбен һәм Күчемсез мөлкәткә хокукларны дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыручы органнардан һәм транспорт чараларын дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыручы органнардан килә. Мәсәлән, транспорт салымы ЮХИДИ органнарында транспорт чарасын теркәү датасыннан алып, конкрет хуҗа буенча дәүләт учетыннан төшерелгән көнгә кадәр исәпләнә. Шуңа күрә милек объектларына карата дәүләт исәбеннән төшерү буенча барлык юридик-әһәмиятле гамәлләрне ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Әгәр дә түләмәү салымны исәпләү белән килешмәү сәбәпле икән, салым органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны эшләү аны түләү срогы җиткәнче яхшырак.
Түләнмәгән салымның һәр көне өчен пеня исәпләнә - Россия Үзәк банкы ставкасының 1/300.
Салымнар буенча бурычларны мәҗбүри түләттерү барышында милекне һәм счетларны арестлау, чит илгә чыгуны тыю, милекне яңадан теркәүне тыю, суд приставлары тарафыннан башкару җыемы, ә бәлки банкротлык та гамәлгә ашырыла.
Бурыч - салым сере түгел, димәк, бурычлы абруена да тискәре йогынты ясалырга мөмкин. Теләсә нинди сумманың бурыч булып торуын аңлау зарур.
2021 ел башыннан бирле Россия Федерациясе бюджет системасына салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлары булмаса, Татарстан Республикасында берничә дәүләт хезмәте һәм ярдәм чаралары күрсәтелә. Әлеге таләп төбәк законнарына һәм җирле үзидарәнең норматив хокукый актларына тиешле үзгәрешләр кертү белән беркетелгән. Дәүләт хезмәтләре яисә ярдәм чаралары күрсәтүче органнар ведомствоара хезмәттәшлек системасы аша салым бурычларын тикшерә. Хезмәт алучыларга (ярдәм чаралары) тиешле белешмә өчен салым органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел.