Бүген Ютазы районы чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп белән саубуллашты

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Урыссу поселогының район мәдәният йорты мәйданчыгында районның унберенче сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе узды.

Ниһаять, 11 ел мәктәп тормышы артта калды, ә аның белән бергә – контроль эшләр, зачетлар, БДИларда дулкынланулар!

Бүген безнең чыгарылыш сыйныф укучылары иң кыйммәтле документ - югары уку йортларына ишек ачучы “ачкыч”, зур тормышка “билет” - аттестат алдылар.

Инде иртәгә аларны яңа ачышлар, авыр сораулар, җиңел булмаган җаваплар, мөстәкыйль карарлар көтә.

Бүген тантана сәбәпчеләре адресына педагоглар, сыйныф җитәкчеләре, аларның беренче укытучылары, район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйләҗева тарафыннан күп кенә котлаулар һәм теләкләр яңгыратты.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына, педагогларга һәм ата-аналарга котлау сүзләре белән район башлыгы Аяз Шафигуллин мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, аларның тормышында иң мөһим этапларның берсе җитә.

- Сезнең алда мөмкинлекләрнең барлык юллары да ачык. Сыйфатлы белем алу, үз талантларыгызны тормышка ашыру өчен сезнең бөтен мөмкинлекләрегез дә бар. Сез, белгеч дипломнарын алгач, туган районга кайтырсыз дип өметләнәм. Ә без сезне көтәбез, - диде Аяз Шәфигуллин.

Шулай ук «укучыларга сабырлык, зирәклек, фидакарьлек белән ярдәм иткән, укыткан, үз тәҗрибәләрен уртаклашкан, барлык башлангычларында ярдәм иткән ата-аналарга һәм укытучыларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

https://vk.com/public33411279

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International