9 Май Россия Федерациясе территориясендә яшәүчеләр өчен һәрвакыт истәлекле һәм бик кадерле бәйрәм булып кала бирә. Һәр гаилә диярлек ничек тә булса сугыш белән бәйле булган туганнары турында дулкынлану белән искә төшерәләр.Әлеге көн бәйрәм тантанасында барлык чорларны бергә җыеп үлгәннәрне искә алырга, ә исәннәргә тагын бер кат җылы сүзләр әйтергә дип җыелалар.
Һәр ел саен, фашистлар кулыннан туган илебезне яклаган һәм саклаган замандашларыбызга үзенең хөрмәтен җиткереп һәм рәхмәт сүзләрен әйтер өчен Дәүләт Думасының Россия Федерациясе Федераль җыелышы депутаты Ришат Әбүбәкиров та үзенең хезмәттәшләре аша районыбызның сугышта катнашучыларын котлый. Бу Бөек Җиңүнең 68-еллыгын каршылаганда да шулай булды.
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең иҗтимагый кабул итү бәүлмәсендә исәпләрендә бер генә батырлык һәм бүләкләре булмаган районның өч сугыш ветеранын Ютазы районындагы аның ярдәмчесе Елена Коваль котлап, аларга азык-төлек пакетлары тапшырды.
Ә үз чиратында, сугышта катнашкан ветераннар Ришат Әбүбәкировка рәхмәт сүзләре җиткерделәр, аңарга исәнлек-саулык, тыныч күк йөзе һәм халкыбызга тагын шулай озак еллар хезмәт итүен теләделәр!