Вакцинация ике этапта уза. Икенче этапны узган пациентлар Дәүләт хезмәтләре порталында коронавирустан вакцинацияне тулысынча алулары турында сертификатлар ала.
Бүгенге көндә Ютазы районында беренче этапта 5560 кеше прививка ясаткан, икенчесендә - 3950 кеше.
Авырулар белән элемтәдә булган яки COVID-19 авыруы белән авырган пациентларга, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдиме буенча ПЦР уздырыла яки антитәнчекләргә анализлар алына.
Теләсә кайсы 18 яшьтән өлкәнрәк кеше вакцинациягә язылырга мөмкин. Язылу өчен 8(85593)2-65-42, 89274638497 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә, яисә шәхсән поликлиникага килергә кирәк (Урыссу штп, Ленин урамы, 19 йорт).