Ел саен җәйге сезон кызган вакытта мәктәп яны лагерьлары эшли башлый. Бу һәр мәгариф учреждениесе эшчәнлегендә җаваплы чор, чөнки балаларның иминлеге - барысыннан да өстен. Бүген Ютазы районы мәгариф учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә мәгълүмат алу көне узды.
Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре районара бүлеге начальнигы урынбасары Марат Бәдриев укучыларга янгын чыккан очракта нишләргә кирәклеге турында сөйләде. Вакыйгалар үсешенең берничә вариантын карап һәм гамәлләрнең иң дөрес тәртибен билгеләп, янгын куркынычсызлыгы инспекторы алдагы этапка күчте - бу бинадан эвакуация һәм ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итү.
Теорияне тәмамлагач, балалар зур канәгатьлек белән практикага күчтеләр, анда аларга, барлык куркынычсызлык таләпләрен исәпкә алып, махсус аерылган учакны ничек сүндерергә икәнлеген күрсәттеләр.
Барлык вәзгыятьләрне алдан белеп булмый һәм тормышның барлык очракларына да киңәш бирү мөмкин түгел. Әмма баланы сак булырга өйрәтергә мөмкин һәм кирәк. Нәкъ менә бу федераль дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләренең төп бурычы.