Cәләт Форумы идеясе интеллектуаль иҗат белән мавыгучы, рухи һәм мәдәни үсеш белән кызыксынучы яшьләрне берләштерүче тирәлек булдырудан гыйбарәт. Форум - татар-рус икетеллелеге территориясе, мәгариф һәм IT-технологияләр өлкәсендә тәҗрибә һәм идеяләр алмашу, шәхес һәм һөнәри сыйфатларны үстерү, дөнья фәнни-технологик һәм социаль трендлар белән танышу өчен платформа ул.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов йөкләмәсе буенча Сәләт форумы быел беренче тапкыр 6 смена форматында узачак:
1. SOFT SKILLS BILER FORUM
2. ARTS BILER FORUM
3. SELET BILER FORUM (26 июнь - 1 июль)
4. IT BILER FORUM
5. LEADERS BILER FORUM
6. MEDIA BILER FORUM
Форум эшендә 15 меңнән артык сәләтле бала, талантлы яшьләр, шулай ук Татарстан Республикасының барлык районнарыннан, Россиянең 45 регионыннан һәм якын һәм ерак чит илләрдән чакырылган кунаклар һәм экспертлар катнашты. Форумның һәр сменасы үзенең уникаль профиленә ия һәм балаларның һәм яшьләрнең потенциалын гамәлгә ашыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.