Алар үзләрен яхшы хезмәткәрләр итеп күрсәттеләр

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

Бүген район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина җитәкчелегендә атна саен уздырыла торган бүлек һәм хезмәт җитәкчеләре киңәшмәсе төрле өлкәләрдә үзләрен таныткан хезмәткәрләрне бүләкләү белән башланып китте.

Ютазы муниципаль районының «Трактор-шоу» конкурсында «АгроВолга-2021» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында намуслы хезмәтләре һәм Ютазы муниципаль районын лаеклы тәкъдим итүләре өчен Илдар ГАЛЕЕВ, «Уңыш» ҖЧҖ механизаторы Ютазы муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

2021 елда ТР муниципаль архивларына грант ярдәме алу конкурсында җиңгән өчен «РФ Архив фонды документларын һәм башка архив документларын полярлаштыру һәм куллану проектларына ярдәм» номинациясендә архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты дипломы белән архив бүлеге начальнигы Лилия ГАРӘЕВА бүләкләнде.

Балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә шәхси өлеше, намуслы хезмәте һәм «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтен үстерүе өчен Светлана Бордачева, мәгариф бүлеге методисты Татарстан Республикасы «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлегенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International