Бүген Башкарма комитетның утырышлар залында район тормышы мәсьәләләре буенча чираттагы атналык киңәшмә узды

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

Төзелеш һәм ремонт эшләренең барышы турындагы мәгълүмат белән Оксана Власова, РБК ның инфраструктураны үстерү буенча урынбасары вазифаларын башкаручы чыгыш ясады.

«Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы» АҖенең Ютазы бүлекчәсе эшчәнлеге турында бүлек җитәкчесе Альбина Шуть сөйләде.

Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эшләр һәм хәлләр турында сөйләделәр. "Безнең ишегалды" программасы кысаларында ишегалларын төзекләндерү эше барышы, халыкка вакцинация ясау барышы турында һәм башка актуаль мәсьәләләр каралды.

Аяз Әдип улы битлек режимын саклауның, коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү буенча барлык санитар-эпидемиологик чараларның мөһимлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International