Җәйнең икенче ае килеп җитте, һәм, кызганыч, күп кенә ата-аналар ачык тәрәзәнең бала өчен куркыныч булырга мөмкин булуын оныталар.
Тәрәзәдән төшү - балаларның имгәнүе һәм үлүенең төп сәбәпләренең берсе, бигрәк тә шәһәрләрдә. Балалар табигый кызыксынучанлыклары аркасында ачык тәрәзә алдында торырга ярата. Ел саен биектән егылып төшүдән бик күп бала һәлак була. Уяу булыгыз!
Ата-аналарга тәкъдимнәр: «Баланы тәрәзәдән егылудан ничек сакларга?»
Өйдә бала булса, беркайчан да тәрәзәләрне ачык тотмагыз! Сезнең уегызча, Сез янәшәгездә генә кебек, әмма Сез игътибарыгызны читкә юнәлткән бер секунд бала өчен аяныч тәмамланырга мөмкин!
Бала тәрәзә төбенә менмәсен һәм аска егылмасын өчен, җиһазларны тәрәзәгә якын куймагыз.
Балаларга тәрәзәләр янындагы караватта яки башка җиһазда сикерергә рөхсәт итмәгез.
Беркайчан да москит сеткаларына исәп тотмагыз! Алар егылулардан саклау өчен билгеләнмәгән! Киресенчә, москит челтәре фаҗигагә китерергә мөмкин, чөнки бала тәрәзәгә таянган кебек аңа таяна һәм үзен куркынычсызлыктамын дип хис итә. Бик еш балалар бу челтәрләр белән бергә төшеп китә.
Мөмкин булганча, тәрәзләрне астан түгел, өстән ачыгыз.
Бала мөстәкыйль рәвештә тәрәзәне ача алмасын өчен блокираторлар куегыз.
Тәрәзәләрне тәрәзә рәшәткәләре куеп саклагыз. Рәшәткәләр балаларны ачык тәрәзәләрдән егылудан саклый.
Әгәр дә сез балага тәрәзәдән нәрсәдер күрсәтсәгез, баланың кискен хәрәкәтләренә әзер булыгыз, кулларыгызны коры тотыгыз, балагызны киеменнән тотмагыз. Сез тәрәзләрне монтаж белән шөгыльләнүче махсус фирмаларга мөрәҗәгать итә аласыз һәм сезнең типка иң туры килә торган тәрәзәләрне сайлый аласыз.
Балаларга куркынычсызлык дәресләре бирегез. Өлкән балаларны кечкенәләрен карарга өйрәтегез.
Беркайчан да баланы күзәтүчесез калдырмагыз!
БАЛАГЫЗНЫҢ ГОМЕРЕН САКЛАП КАЛАЧАК КАГЫЙДӘЛӘРНЕ ИСТӘ ТОТЫГЫЗ!
Хөрмәт белән һәм сезнең балаларыгыз турында кайгыртып, Татарстан Республикасында бала хокуклары
буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец