Бу хакта республикада эсселек аркасында гадәттән тыш вазгыять режимы кертелүе турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгында әйтелә. Документ аларда гадәттән тыш вазгыять кертеләчәк 38 район турында хәбәр итә.
Бу Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Чирмешән, Ютазы районнары.
"Республикада урнашкан һава шартлары, файдалы яңгырларның булмавы авыл хуҗалыгы культураларының уңышын формалаштыру һәм аны алу мөмкинлеген куркыныч астына куя", - диде бүген Рөстәм Миңнеханов.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров июнь аеның температура югарылыгы һәм явым-төшемнәр булмавы сәбәпле, аномаль булуы турында хәбәр итте. Охшаш вәзгыять 1989, 1998 һәм 2010 елларда күзәтелгән.