Әбсәләм авылы Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Наза” кубызчылар ансамбле (җитәкчесе Зөлфия Рәхмәтуллина) “Многозвучный Татарстан” республика конкурсында катнашып, икенче дәрәҗә лауреат исеменә һәм акчалата сертификатка лаек булды.
Сүз уңаеннан, әлеге ансамбль “Иске Казан Тугәрэк уен” республика конкурсында да уңышлы чыгыш ясады, ә мөнәҗәт әйткән Зөлфия Рәхмәтуллина лауреат булды.