«Уңыш» ҖЧҖдә 50 гектарда урнашкан борчакны чабарга керешкәннәр. Районда урып-җыю кампаниясен КСУ-1 комбайнында Нәсим Сабитов башлады.
- Әлеге кыр корабында ул дүртенче ел эшли, - ди «Уңыш» ҖЧҖ җитәкчесе Айнур Әхмәдиев. - Сабитов 240 гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне һәм бер еллык үләннәрне - 300 гектарда чапты. Сабан культураларын һәм көзге культураларны җыеп аласы бар. Уракны башлауга юл салынды. Изге сәгатьтә, җирбагарлар!