Хөрмәтле Ютазы районы халкы!

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Сезне чын йөрәктән Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм - үз гаиләңә, туганнарыңа һәм якыннарыңа, өй учагы
җылысына сакчыл караш символы. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне елдан-ел популярлаша бара. Ныклы гаилә - ул кеше алардан башка  яши алмаган бөтен нәрсәне - рухи җылылыкны, ихтирамның бетмәс-төкәнмәс чыганагын берләштергән дөнья. Ир белән хатынның бер-беренә тугрылыклы һәм бер-берсен яратулары - берни белән дә чагыштырып булмый торган бәхет кенә түгел, бу гаять зур җаваплылык һәм авыр хезмәт тә. Рухи килешеүчәнлек, барлык кыенлыкларны бергә җиңәргә әзер булу - кеше өчен, бала өчен, гаиләнең өлкән буыны өчен чын терәк ул.
Чын күңелдән барлык гаиләләргә бәхет, тынычлык һәм иминлек телим, ә никахлашучы яшьләргә, көндәлек мәшәкатьләрдә үз хисләрен саклап калуларын телим!

 Ютазы муниципаль районы Башлыгы -

А. Ә. Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International