Бүген районның өч мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады

2013 елның 11 мае, шимбә
Урыссуның 3 санлы мәктәбе, Иске Урыссу һәм Подгорный мәктәпләре укучылары һәм чыгарылыш сыйныфлар өчен бүген соңгы кыңгырау чыңлады. Гадәттәгедән ике атнага иртәрәк мәктәп белән саубуллашуның төп сәбәбе булып – әлеге мәктәпләрдә бүген-иртәгә башланачак капиталь ремонт эшләре тора. Бу елда 11 сыйныфны район мәктәпләренең 122 укучысы тәмамлаячак. Алда аларны иң зур имтихан-БДИ көтә. Яңгырлы көн булуга карамастан, бәйрәм чаралары һәр мәктәптә дә бик матур, оешкан төстә узды; мәсәлән Урыссуның 3 санлы мәктәбендә диңгез яулаучылар төсмерендә. Чыгарылыш сыйныф укучылары уйлап чыгарылган кораб борты артында иделәр. Әлеге күренеш укучыларның алга таба үзләренең генә “ачык диңгезгә” чыгуларын, яңа тормышка аяк атлауларын хәтерләтә. Анда алар үзләре капитан булачак, һәм үз юлларын үзләре сайлаячаклар. Болар барысы да күзаллау гына булса да, символик иде. 
          Укучыларны мәктәп тәмамлаулары белән районнан килгән вәкилләр, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, мәктәп белән идарә иткән җитәкчеләр котлады. Чыгарылыш укучыларына иң изге теләкләрен мәктәп директоры, укытучылар һәм ата-аналар да җиткерделәр. Аннары, дулкынландыргыч вальс, мәктәп турында матур җырлар, һәм, әлбәттә инде алар 11 ел буена көткән соңгы кыңгырау. Хәерле юллар, балалар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International