Бүген район ЗАГС бүлегендә "Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне"нә багышланган күркәм чара узды.

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Чарада 55 ел бергә гомер кичергән Ташкичү авыл җирлегендә яшәүче Йосыповлар гаиләсенә гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык медале һәм районның 30-еллыгы уңаеннан бәйрәм медале тапшырылды, 50 елдан артык иңне-иңгә бәйләп гомер итүче Иске Каразирек авылыннан Котловскийлар гаиләсенә шулай ук районның 30-еллыгы уңаеннан бәйрәм медале тапшырылды, Урыссу бистәсеннән яшь-күркәм гаилә Исламовлар гаиләсе истәлекле бүләк кабул итеп алды. Шулай бу бәйрәм көнендә яңа туган сабыйлары булган гаиләләргә ана сертификатлары да тапшырдылар. Районыбызда шундый күркәм-тигез гаиләләр күп булсын иде. Районыбыз алар белән һичшиксез горурлансын иде.

Архив бүлеге начальнигы

Л.Я.Гареева

Автор фотолары

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International