“Ел һөнәрчесе -2021” республика конкурсы

2021 елның 9 июле, җомга

Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрчелеген һәм кәсепләрен үстерү, саклау һәм актуальләштерү максатларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм гореф – гадәтләрне саклау ресурс үзәге» ДБУ (алга таба – «Таткультуресцентр» ДБУ) белән берлектә беренче тапкыр «Ел һөнәрчесе – 2021» республика конкурсын (алга таба-Конкурс) уздыра.

Конкурста катнашу өчен 18 яшьтән өлкәнрәк һөнәр осталары - физик затлар, шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар, халык сәнгать һөнәрләренең һәм кулланма сәнгатьнең түбәндәге төрләрендә үзмәшгульләр: чигү, туку, сәнгать керамикасы, челтәр үрү, металлны сәнгатьчә эшкәртү, агачны сәнгатьчә эшкәртү, тирене, киезне эшкәртү кебек осталыкларда үз эшчәнлекләрен Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыручы һөнәрчеләр чакырыла.

Конкурста катнашу өчен 2021 елның 15 июленә кадәр Нигезләмәнең 4.1 пункты нигезендә документлар һәм халык сәнгать һөнәрләре эшләнмәләре пакетын түбәндәге адрес буенча тапшырырга кирәк: 420021, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Г. Тукай ур., 74 а.

Конкурсның кураторлары: Латыйпова Гөлназ Марс кызы, «Таткультуресцентр» ДБУның фәнни һәм нәшрият эшчәнлеге буенча директор урынбасары, тел.(843) 264-74-72, 8 917 280 25 17; Сибәгатуллина Гүзәл Фәрит кызы, «Таткультуресурсцентр» ДБУның сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, тел.: (843) 264-74-72.

«Ремесленник года – 2021» Республика конкурсы турында Нигезләмә - /file/jutaza/File/приказ о проведении конкурса.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International