Көнне ничек уздыруыгыз турында видеоролик төшерегез . Районның кайсы өлешендә яшәвегез һәм нәрсә белән шөгыльләнүегез мөһим түгел, иң мөһиме - туган ягыгызны күрсәтү һәм көнегезне ничек үткәрүегез. Нәрсә күрүегезне һәм эшләвегезне шәрехләгез. Ишегалды лагерена йөрисезме, иртән йөгерәсезме яки саф һавада йөрисезме.
Видеороликны безгә ktv-urussu@mail.ru электрон почтасына җибәрегез яки Муса Җәлил урамы , 9 адресы буенча урнашкан кабельле телевидениегә алып килегез.
Һәр эш Вконтактеда урнаштырылачак һәм КТВ-Урыссу буенча күрсәтеләчәк. Өч иң кызыклы һәм мавыктыргыч видеоролик Республика көнен бәйрәм итү көнендә зур экранда трансляцияләнәчәк, ә җиңүче видеороликларның авторлары 2000 сум күләмендә акчалата призларга лаек булачак.
Өч яшь номинациясе:
1. 6 яшьтән 9 яшькә кадәрге балалар арасында беренче урын - 2000 сум күләмендә бүләк
2. 10 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар арасында беренче урын - 2000 сум күләмендә бүләк
3. 15 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар арасында беренче урын - 2000 сум күләмендә бүләк
Конкурсның шартлары һәм кагыйдәләре :
-роликның озынлыгы 3 минуттан артык булмаска тиеш;
- төшерү - горизонталь;
- тавыш программа аша салынган түгел, ә кадр артында булырга тиеш.
Эшләр 20 августка кадәр кабул ителә.
Аннары Вконтакте сәхифәсендә https://vk.com/ktvurussu тавыш бирү башланачак.
Районыбызны бергәләп котлыйк!