Ашлык уру комбайннары - әзерлек сызыгында

2021 елның 9 июле, җомга

Бүген район башлыгы Аяз Шәфигуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Азат Мәхмүтов районның зур авыл хуҗалыгы коллективларының ашлык җыю комбайннары кабул иттеләр.

Барлык коллективлар да кыр корабларын әзерлек сызыгына куйган. Бу аграрийларның зур эше булды - тикшерүчеләр ягыннан да, тикшерелүчеләр ягыннан да. Орлык складларында да булдылар. Район башлыгы җитәкчеләрнең игътибарын склад биналарын таләп ителә торган нормативларга туры китереп эшкәртү мөһимлегенә юнәлтте. Чара барышында уңышны югалтуларсыз җыеп алу мөһимлегенә басым ясалды.

Гомумән алганда, бер генә коллективта да аерым шелтәләр булмады. Тукай исемендәге һәм "Урал" җәмгыятьләренең комбайннары иң герметиклары булгандыр, мөгаен.

-Безнең килүебезнең максаты – сездән нинди дә булса гаеп табу түгел , зур хуҗалык тотучылар буларак, сез үзегез дә урып-җыю вакытында иңнәрегезгә төшкән җаваплылыкны тоясыз. Куркынычсызлык техникасын саклагыз, игътибарлы булыгыз һәм якты көнне максималь дәрәҗәдә файдаланыгыз, - дигән нәсыйхәт бирде район башлыгы җирбагарларга.

"АгроМир" ҖЧҖ җитәкчесе Сирин Галиев та тәҗрибәле авыл хуҗалыгы өлкәсе җитәкчесе буларак, үз фикерләрен һәм теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International