Озын гомерлеләрне күркәм юбилейлары белән котлауның матур традициясен дәвам итеп, бүген без Ютазы авылына Бурыкина Мария Маркеловна янына юл тоттык.
Бу көнне аны район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Рәис Галимов һәм Ютазы авылы ветераннар советы рәисе Фәния Әхмәтшина котладылар. Кунаклар юбилярга район башлыгы Аяз Шәфигуллинның котлавын җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар, Мария Маркеловнага нык сәламәтлек, мәхәббәт һәм якыннарының кайгыртучан мөнәсәбәтен теләделәр.
Мария Маркеловна 1931 елның 9 июлендә Ютазы районының Кырым-Сарай авылында туган (хәзерге Баулы районы). Мәктәптә укуын тәмамлагач, хезмәт, олы тормыш башлана. 1937 елда гаилә Ютазы авылына күчеп килә. Авыр сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда туган колхозында эшли. Ире белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр.
Шунысы гаҗәп, ул бүгенге көнгә кадәр совхоздагы эш елларын яратып һәм горурланып искә ала. Бу кешенең чын-чынлап үз эшен яратуы турында сөйли. Ул туган совхозында кадрлар бүлегендә эшли, ә озын яллар вакытында барысын да - хисапчыны да, икътисадчыны да, сәркатипне дә алыштыра ала. Хәзер Мария Маркеловна ялгызы яши, өйдә дә барысын да үзе башкара, идәннәрне дә швабрасыз үзе юа, ди. Беркайчан да төшенкелеккә бирелми, һәрвакыт үзенә нинди дә булса шөгыль таба. Мария Маркеловнаның бүгенге көндә 10 оныгы, 12 оныкчыгы, 7 оныкчыгы баласы бар.
Мария Маркеловнага авырлыкта, ачлыкта узган балачак, авыр физик хезмәт башкарырга туры килсә дә, ул төшенкелеккә бирелми. Әле күзләре һаман янып торган бу ханымга 90 яшь бирергә мөмкин түгел. Ул бүген дә күтәренке күңелле, хәрәкәтчән. Лениногорск, Октябрьский шәһәрләрендә, Урыссу поселогында яшәүче балаларым янына гел барып тордым, соңгы 5 елда гына барудан туктадым – аякларым тыңламый, ди юбиляр. Сезгә, Мария Маркеловна, нык сәламәтлек имин тормыш юлдаш булсын!