2021 елның 10 июленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 9 июле, җомга

Урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы саклануы турында шторм кисәтүе

2021 елның 6 июленнән 12 июленә кадәр Татарстан Республикасында урыны белән ерак көнчыгыш районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы саклана (5 класс), республикада урыны белән янгын куркынычы югары (4 класс).

Метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтүе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 10 июлендә көндез һәм кич белән (7дән 22 сәгатькә кадәр) урыны белән яшен, 15-20 м/с тизлектә җилнең кыска вакытлы көчәюе, урыны белән 24 метрга кадәр җил, көчле яңгыр, боз явуы көтелә.

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез; көндез һәм кич кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле яңгыр. Көндез һәм кич урыны белән яшенле яңгыр, урыны белән яшен. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез һәм кич урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр, урыны белән секундына 24 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы +15..+20˚,  максималь температура көндез +27..+31˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International