2021 елның 7 августыннан алып 10 августына кадәр Татарстан Республикасында Яшьләр туристик форумы узачак

2021 елның 13 июле, сишәмбе

Форум «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы «Татарстан Республикасы туризмны үстерү үзәге» АКБО белән берлектә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

 

2021 елда Форумның үстерү программасы өч юнәлеш буенча төзеләчәк:

1. Травел-блогинг - юнәлешнең төп кейсы: Татарстан Республикасы районнары буенча репортажлар һәм медиа контент булдыру;

2. Татарстан Республикасы районнарында туристик инициативалар буенча белем бирү программасы - юнәлешнең төп кейсы – Татарстан районы өчен үз проектыңны әзер турпродуктка төрү, партнерлар табу;

3. Туристлар өчен вакыйгалар һәм интерактив программалар - юнәлешнең төп кейсы: Татарстанга туристларны җәлеп итүнең яңа формаларын эшләү.

 

Катнашу өчен гариза бирергә һәм Форум турында тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин: https://youthtourforum.ru/ Форумда катнашу өчен теркәлү 2021 елның 30 июленә кадәр ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International