Әбсәләм мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Нур» вокаль ансамбле төрки халыкларның Халыкара халык иҗаты фестивалендә катнашты. Азнакайда «Чатыр тауда җыен - 2021» фестивале узды. Анда 40 коллектив катнашты, алар арасында Таҗикстан һәм Үзбәкстан вәкилләре дә бар иде.
Матур табигать, игелеклелек һәм үзара аңлашу атмосферасы, җыелучыларның бер-берсенә ихлас елмаюлары һәм, әлбәттә инде, истәлекле бүләкләр һәм дипломнар – болар барысы да коллективның данлы елъязмасының иң якты сәхифәләреннән берсе булып калачак.